ИНТЕРНЕТ БӘЯСЕ АРТА? КАЙЧАН? КҮПМЕГӘ?
Россиядә 2021 елда Интернет бәясе 10-15%ка кадәр артырга мөмкин. Тулырак безнең язмада.
Россиянең Интернет, телефония, телевидение тәкъдим итә торган эре челтәрләр вәкилләренең 86%ы 2021 елда тарифларның 10−15%ка артачагын хәбәр итә.
Сораштыру нәтиҗәләре узган ел да якынча шундый булган: респондентларның 84%ы элемтә бәяләренең арту ихтималы турында әйткән була. Әмма бүгенге көндә операторлар бәяләр тагын да ныграк артыр дип көтә.
Сораштыруда 100дән артык компания катнашкан. Аларның күбесендә бәяләрнең 10-15%ка арту ихтималы бар, 10% респондент фикеренчә, бәяләр 20%ка да артырга мөмкин.
Бу хәлләрнең төп сәбәпчеләре булып пандемия нәтиҗәләре һәм сумның бәясе төшүе тора.
Июльдә интернет-омбудсмен Дмитрий Мариничев Россиядә интернет бәясе арту котылгысыз, дип белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев