Белми калма
Илдар Халиков: Хөкүмәтнең төп максаты - банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару
Хөкүмәтнең төп максаты - банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген республиканың парламент утырышында шулай дип белдерде.
“Кем гаепле, нәрсә эшләргә - бу сорауларга хокук саклау органнары җавап бирәчәк. Банклар банкротлыкка чыгуга бәйле бик күп сораулар бар. 2014 елның августында ук банкның хәлләре авыр икәне билгеле иде. Шул чагында банкка ярдәм итәргәме, әллә шунда “үлсен” дип ташлап калдырырга идеме. Алай иткән очракта, 2017 елда миңа мондый сораулар бирмәсләр иде. Юк. Бүген дә, иртәгә дә, алдагы көннәрдә дә, Хөкүмәт кыен хәлләрдән качарга тиеш түгел, дип саныйм. Сораулар күп туа. Ник Үзәк банк безгә мәгълүмат бирмәгән, ни сәбәпле халыкара эре аудиторлар банкның хисабын ел саен раслаган, нигә дөньякүләм оешмалар Татфонбанкка югары рейтинглар биргән... ”, - диде Илдар Халиков. Ул шулай ук беренче эш итеп, идарә банкын ачыклау өчен конкурс үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.
“Кызганыч, бер нәрсә дә, шул исәптән, парламент тикшерүләре дә кертемнәре булучыларга берни бирмәячәк. Безнең төп максат — акчаларны кире кайтару, активларны югалтмау”, - диде Илдар Халиков депутатлар сорауларына җавап биреп.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев