ИЛҺАМ ШАКИРОВ КОНЦЕРТЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
29 июль Кабан күле ярында татар халкының күренекле җырчысы Илһам Шакировка трибьют концерты узачак. Иҗат кичәсенең оештыручылары – Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы.
Трибьют – артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерү кичәсе. Yummy Music Band төркеме Илһам Шакировның төрле елларда башкарылган җырларын яңа, әмма бик сакчыл интерпретациядә уйнаячак. Төркем белән бергә Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Зәяри, Илгиз Шайхразиев һәм Эльвира Мифтахова чыгыш ясаячак.
Сүз уңаеннан, Илгиз Шайхразиев һәм бэнд башкаруындагы тәүге синглны инде барлык музыкаль мәйданнарда тыңлап була. Бу – тере музыкаль составта һәм беренче дубльдән яздырылган «Керфекләрең синең нигә кара?» халык җыры.
Чара 19:00 сәгатьтә Malsi Music диджей-сеты белән китәчәк, ә бэнд сәхнәгә 20:00дә чыгачак. Үткәрелү урыны: Камал театры яклап күл буена төшү юлы. Керү бушлай.
Аннан тыш, трибьют алдыннан Кабан буенда Илһам Шакировның тормышы һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә ачылачак. Күргәзмә белән август уртасына кадәр концерт уза торган урында танышып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев