ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН: «БӘЙГЕ ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР БАШКАРЫРГА ЭТӘРӘ»
3 сентябрьдән волонтёрлык өлкәсендә ел да үткәрелә торган «Игелекле Татарстан» республика премиясенә гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. Бәйге форматында үтүче премиядә 6 яшьтән алып катнашырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева премиянең волонтёрларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм ел дәвамында актив эшләүчеләрне бүләкләү максатыннан үткәрелүе турында әйтә. «Игелекле Татарстан» 18 номинациядән һәм 5 этаптан тора: 3-25 сентябрь – гаризалар кабул итү, 3-14 октябрь – читтән торып катнашу, 17-21 октябрь – «Игелекле эшләр марафоны»н уздыру, 22 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр – бәйгенең җирле этабын үткәрү.
«Игелекле Татарстан» республика премиясе 2021 елда беренче тапкыр бәйге форматында уздырылган иде. Анда Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студенты Лиана Фәйзуллина «Татарстан Республикасаның ел волонтеры» исеменә лаек булды. Ул әлеге премияне яшьләр өчен үрнәк булып тора дип саный:
«Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу бәйге башкаларга нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген күрсәтә, игелекле эшләр башкарырга этәрә», – ди җиңүче.
Әгәр син дә «Игелекле Татарстан»да катнашырга теләсәң, ДОБРО.РФ сайтының шушы бүлегендә гаризаңны калдыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев