ИДЕЯҢ БАРМЫ? ПРЕЗИДЕНТКА ТӘКЪДИМ ИТ!
Республикабызда үз идеяңне тормышка ашырып, Татарстан Президентына тәкъдим итеп була. Ышанмыйсызмы? «Безнең Татарстан» республика форумында катнашып! Ел саен әлеге чара рсепублика Хөкүмәте ярдәме белән уза.
Быел 7нче тапкыр оештырылачак «Безнең Татарстан» форумына гариза кабул итү 28 нче февральгә кадәр озайтылды. Шуңа да үз идеяңне проект итеп формалаштырып, аңа өстәмәләр кертеп, катнашу мөмкинлеге бар дигән сүз. Форумда 18-30 яшьлек кешеләр катнашырга мөмкин.
«Безнең Татарстан»да катнашып, үз идеяләреңне федераль дәрәҗәдәге форумнарда да күрсәтеп, хәтта аларны тормышка ашырыр өчен грант та отарга мөмкин. Житмәсә, республиканың эре предприятиеләрен
Яшьләр үз проектларын “Инновацияләр территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшкуарлык территориясе”, “Иминлек территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмат территориясе”, “Кече Ватан территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” мәйданчыкларында тәкъдим итә ала.
Форумда катнашу өчен forumtatarstan.r
Форумның алтыеллык тарихында:
– 5500 проект тәкъдим ителгән,
– ел саен форум күргәзмәсен 3500 кеше карый,
– тормышка ашырылган проектларныц саны 70тән арта,
– 12000 артык кеше катнашкан
– 180нән артык белем бирү чарасы уздырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 мая 2026 - 08:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
-
18 мая 2026 - 20:20
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
18 мая 2026 - 09:41
ТАТАРСТАН ОЛИМПИАДАЛАРДА ҖИҢҮЧЕЛӘР САНЫ БУЕНЧА ЛИДЕРЛАР РӘТЕНДӘ
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
Нет комментариев