«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ»: ҖИНҮЧЕЛӘРНЕ БАРЛЫЙК!
«Иделем акчарлагы» – яшь язучыларга каләм көчләрен сынап карарга, үз фикерләрен белгертергә ярдәм итә торган әдәби конкурс. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең йомгаклау чарасы булып узды.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел бәйгегә Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән һәм Казахстанның Семей шәһәреннән поэзия, проза, драматургия номинацияләрендә 72 катнашучыдан 336 әдәби әсәр кабул ителгән. Оештыручылар: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, ТР Язучылар берлеге һәм «Идел» яшьләр үзәге.
«Иделем акчарлагын»да 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар катнашкан. Бүләкләү фонды 20 000 сумны тәшкил иткән. Гран-при ияләренә 10ар мең сум күләмендә премия тапшырылды.
«Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең җиңүчеләре:
«Поэзия» номинациясе:
Гран-при – Эльвина Миңнуллина (Арча шәһәре)
«Проза» номинациясе:
Гран-при – Фирүзә Бикбаева (Саба районы)
«Поэзия» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Ләйлә Нуриева (Актаныш районы)
2 урын – Камилә Әхмәдиева (Балык Бистәсе районы)
3 урын – Хәнифә Халикова (Лаеш районы)
19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Зөһрә Рамазанова (Балтач районы)
2 урын – Рамазан Рахимҗанов (Әлмәт шәһәре)
3 урын – Мадияр Насыров (Казахстан, Семей шәһәре)
«Проза» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Азалия Халикова (Казан шәһәре)
2 урын – Исламия Халикова (Лаеш районы)
2 урын – Таңчулпан Гыйлаҗева (Теләче районы)
3 урын – Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы)
3 урын – Язилә Мозаффарова (Казан шәһәре)
19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Динә Сабирҗанова (Чувашия Республикасы)
2 урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча районы)
3 урын – Лилия Галиуллина (Самара өлкәсе)
3 урын – Шамил Тимиров (Мәскәү өлкәсе)
«Драма» номинациясе:
2 урын – Индира Габдуллина (Казан шәһәре)
Кызыксындыру бүләге – Илсур Мифтахов (Әлмәт районы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев