«ҖИДЕ УТРАУ АРАСЫНДА»: АЛМАЗ НУРГАЛИЕВ ФИЛЬМЫНА ҮЗ ӨЛЕШЕҢНЕ КЕРТ!
Режиссер Алмаз Нургалиев һәм куючы-оператор Динар Әхмәтҗанов «Җиде утрау арасында» исемле документаль фильм төшерде. Һәм хәзер әлеге материалны фильм буларак әзерләп бетерер өчен акча кирәк. Фильмга Planeta.ru краудфандинг системасында матди яктан ярдәм итәргә була.
Әлеге фильм Актаныш районында урнашкан Өшәр (Иске Семиостров) авылы турында. Түбән Кама ГЭСын төзү вакытында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Пермь өлкәсендәге 700 меңгә якын хуҗалык кузгатыла. Өшәр авылы да шулар арасында була һәм авыл халкы күченә башлый, әмма аны су басмый кала. 1976 елдан бирле анда бер генә кеше – Габдулла Хәйбуллин гына яши. Аның өенә газ да, ут та, су да, интернет та кермәгән. Бу җиргә җаны-тәне белән береккән Габдулла абый – авылның соңгы сакчысы.
Әлеге фильм өчен 100 сәгатьтән артыграк материал тупланган, аны фильм рәвешенә җиткерер өчен оештыручылар Planeta.ru краудфандинг системасында акча җыялар. Теләгән кеше үз өлешен кертә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Комментарии
0
0
Спасибо Алмаз за эту работу.
0
0