Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ПНЕВМАТИК МЫЛТЫКТАН АТУ ЯРЫШЫННАН: «Балалар кечкенәдән үк җиңүгә омтылырга тиеш»

4 июнь көнне «В. Колотов исемендәге Локомотив» стадионында яшүсмер егет һәм кызлар арасында үткәрелә торган пневматик мылтыктан ату буенча биатлон ярышы булып узды. «Ялкын» журналы да әлеге чарада булды. Биредә 2008-2014 елгы һәм яшьрәк балалар көч сынашты. Ярышны уздыру өчен Казан шәһәренең «Снежный Барс» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе җаваплы иде.

Ярышта Казан шәһәреннән 3, Марий Эл Республикасыннан һәм Яр Чаллыдан берешәр команда катнашты. Барлыгы 88 спортчы бала җыелган иде.

«Бу ярыш әле беренче елын гына уза, әмма спорт белән шөгыльләнүче шуның хәтле бала килүе бик сөендерә. Балалар кечкенәдән үк спортка, җиңүгә омтылырга тиеш. Киләсе елларга бүтән яшьтәге балалар да килер дип көтәбез. Анда инде акчалата бүләкләр дә булдырырга тырышачакбыз», – дип белдерде әлеге ярыш өчен кубокны гамәлгә куючы һәм Бөтенроссия «Махсус хәрби операция ветераннары берлеге» җитәкчесе Жемков Евгений Владимирович.

Ярышта катнашучы иң яшь спортчылар итеп Денисов Михаил һәм Галләмова Асель билгеләнде. Аларга бары тик 8 яшь.

Оештыручылар җиңүчеләр саны күбрәк булсын өчен 3 урын гына түгел, ә 6 итәргә булганнар. Беренче 3 урынга истәлекле бүләк, медаль һәм мактау грамотасы булса, 4-6 урыннарга истәлекле бүләк һәм грамота каралган. Мондый гамәл, чынлап та әлеге ярышка кызыксынуны арттырыр дип өметләнәбез.

ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ:

2008-2010 елгы егетләр арасында:

1 урын – Камаев Камил          

2 урын – Козловский Лев

3 урын – Вараков Тимур               

2008-2010 елгы кызлар арасында:

1 урын – Раскольникова Ирина     

2 урын – Хәйретдинова Вероника                                            

3 урын – Шакирова Зилә          

2011-2012 елгы егетләр арасында:

1 урын – Гайнуллин Инсаф           

2 урын – Моратов Вильдан           

3 урын – Төхвәтуллин Билал       

2011-2012 елгы кызлар арасында:

1 урын – Умарова Амалия            

2 урын – Ильина Полина             

3 урын – Кутявина Ясминә         

2013-2014 елгы егетләр арасында:

1 урын – Габбасов Әмирхан           

2 урын – Иванов Ярослав            

3 урын – Шакирҗанов Әнвәр

2013-2014 елгы кызлар арасында:

1 урын – Ильина Ульяна                   

2 урын – Павлова Ева                      

3 урын – Александрова Арина    

2015-2017 елгы егетләр арасында:

1 урын – Садыков Әмир                  

2 урын – Аглиев Ильяс                  

3 урын – Садыков Ильяс              

2015-2017 елгы кызлар арасында:

1 урын – Александрова Арина      

2 урын – Сморкалова Алиса        

3 урын – Садыкова Алинә

Автор: Әдилә Закирова

Фотограф: Йосыпова Эльвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев