«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
20 май көнне сәгать 15:00дә «Ялкын» журналының 2026 елгы чыгарылыш кичәсе («Яратам» яшүсмерләр клубы, Короленко урамы, 11а) үтәчәк.
Бу кичә гадәти мәктәп чыгарылышларыннан аерылып тора, тик охшашлыклар да бар. Монда мәктәп кыңгыравы белән керүдән башлап, залда төрле иҗади проектлар һәм дәресләр көтә: контентология, мемология, татарча вайб фәннәре, подкастлар, стримнар, анимацион комикслар, җыр дәресләре һәм хәтта спорт бәйгеләре.
«Ялкын» ул – креаторлар клубы. Биредә балалар ел буе тырышып эшләде: язды, төшерде, монтажлады, интервьюлар әзерләде, кыскасы, контент барлыкка китерде. Һәр проект – зур эш нәтиҗәсе һәм бер еллык хезмәт җимеше. Хәзер исә аларны бәйрәм көтә: чыгарылыш кичәсе – ел буена эшләнгән тырышлыкны күрсәтү һәм бүләкләү көне», – ди бу чара турында «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина.
Кичәдә «Ялкын» журналы тормышында актив катнашкан укучыларга корреспондент таныклыгы да тапшырылачак.
Программада шулай ук театраль постановка, фуршет, диджей сет, дискәтүк һәм башка интерактив зоналар да булачак.
Проектлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләрен туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 6 проектны тормышка ашырылды.
20 май, 15:00, «Яратам» клубы! (Короленко ур., 11а)
Элемтә өчен: Лалә Кәримова (+7 939 382 63 96)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 мая 2026 - 08:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
-
18 мая 2026 - 20:20
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
18 мая 2026 - 09:41
ТАТАРСТАН ОЛИМПИАДАЛАРДА ҖИҢҮЧЕЛӘР САНЫ БУЕНЧА ЛИДЕРЛАР РӘТЕНДӘ
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
Нет комментариев