“Хрусталь компас” премиясендә катнаш!

Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Әлеге бәйгедә 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнар, иҗади берләшмәләр, оешмалар һәм предприятиеләр катнаша ала.

Катнашу өчен: теркәлү формасын тутырырга (аны сайттан алырга мөмкин: http://rus-compass.ru/), ирекле формада презентация әзерләргә, фото беркетергә һәм материалларны 2018 елның 10нчы февраленә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: premiya.compass@mail.ru.

Конкурс йомгаклары буенча жюри әгъзалары 10 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк:


- Фәнни казаныш (экология, милли география, этнография, төбәкне өйрәнү өлкәсендә эзләнү);

- Мәгърифәт (экология, география, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыру өлкәсендә белем бирү программасы; фәнни-популяяр лекторийлар, форумнар, яшьләр лагерьлары оештыру һәм уздыру, мәгърифәти фильмнар һәм бүтән төр мультимедиа проектлары булдыру);

- Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект (экологик җаваплы аң формалаштыруга, табигатьне, табигый һәм мәдәни ландшафтларны саклауга юнәлтелгән проект);

- Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты (әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу өлкәсендә, куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өлкәсендә, җитештерүдә ресурс саклау өлкәсендә проект);

- Сәяхәт һәм экспедиция (уникаль сәяхәт һәм экспедиция оештыру һәм үткәрү);

- ММЧда иң яхшы яктырту (җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруга, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән басма материаллар, радио- һәм телетапшырулар, фильмнар сериясе);

- Басма (фәнни-популяр китап, тематик басма, китаплар сериясе, фотоальбомнар, Россиянең табигый, археологик, мәдәни объектлары турында открыткалар комплектлары; уникаль китапларны яңадан бастырып чыгару;

- Фотоэш (темалар буенча фотоэш, фотосурәтләр сериясе);

- Гражданлык позициясе (милли мирасны саклауга керткән шәхси өлеш өчен премия, гариза биргән катнашучылар арасыннан экспертлар советы әгъзалары инициативасы буенча күрсәтелә);

- Иң яхшы региональ проект (Рус географик җәмгыятенең региональ бүлекчәләре тарафыннан күрсәтеп тәкъдим ителгән социаль-мәгълүмати, мәгърифәти проект).

Белешмәләр өчен телефон (Краснодарда): 8 (800) 700-18-45, 8 (861) 213-10-61.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: