Белми калма
Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы оешмаларга субсидия биреләчәк
Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга 2017 елда республика бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Конкурс республиканың Икътисад һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары тарафыннан оештырылган. "Татар-информ" агентлыгында узган брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова "Халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән идеяләрне гамәлгә ашыру бик мөһим", - дип белдерде.
Чарада катнашырга теләк белдереп барлыгы 197 гариза кабул ителгән, аның 112-се эксепртлар тарафыннан җиңүче буларак билгеләнде. Җиңүчеләрнең проектлары якын киләчәктә тормышка ашырылачак яки материаль ярдәм күрсәтеләчәк. Конкурсның гомуми фонды 35,0 млн сум тәшкил иткән.
Конкурс ике юнәлешне колачлаган. Беренчесе - шәһәр мохитен төзекләндерү, ялларны оештыруның сыйфатын күтәрү, мәдәни мирастан колачлырак файдалануга булышлык, экология тәрбиясе. Икенчесе - яшьләрне ватанпәрварлек рухында тәрбияләү, гражданлык җәмгыятен һәм гаилә институтын ныгытуга булышлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
Нет комментариев