ГҮЗӘЛ УРАЗОВА БАЛАЛАР ӨЧЕН ПРИЮТЛАРНЫ «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНА ЯЗДЫРДЫ
Билгеле булганча, хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» компаниясендә республика газет-журналларына икенче яртыеллыкка язылу чоры бара. Шунысы мөһим, сез яраткан газет яки журналыгызга өйдән чыкмый гына языла аласыз.
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзе һәм гаиләсе кызыксынып укыган матбугат чараларына гына язылып калмады, ә республика балалар йортларын яшүсмерләрнең яраткан журналы «ЯЛКЫН» белән дә сөендерде.
Шулай итеп, Балык Бистәсе районындагы «Акчарлак», Чаллыдагы «Асылташ», Аксубай районындагы «Мечта», Әгерҗе районындагы «Ласка» һәм Саба районы «Тургай» социаль приютларында тәрбияләнүче балалар Гүзәл Уразова ярдәме белән киләсе ярты елда ай саен яраткан журналларын укып сөенәчәк.
«Ялкын» журналына һәм «ТАТМЕДИА»ның башка матбугат чараларына өйдән чыкмый гына язылу бик җиңел. Моның өчен http://tatmedia.ru/podpiska/ сайтына керергә һәм тиешле газет яки журналны сайлап, язылу төймәсенә басарга гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев