Белми калма
Горки-Әмәт паркында зур концерт узачак
21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Горки-Әмәт урман-паркында зур концерт уздырылачак. Бәйрәм үзе 15.00дә, ә концерт программасы 18.00дә башланыр дип көтелә.
Чараның программасында шулай ук мастер-класслар да , интерактив мәйданчыклар да бар.
Чара дәвамында “Дустыңа хат” (“Открытка другу”) мәйданчыгы эшләячәк, биредә һәр кеше дөньяның теләсә кайсы ноктасында яшәгән дустыңа хат юллый алачак.
Фотосәнгатькә гашыйклар өчен «Этнообъектив» фотокроссы үткәреләчәк.
Иң ахырдан “Без – дөнья” («Мы – это мир!») девизы белән күккә шарлар очырылачак.

Чараның программасында шулай ук мастер-класслар да , интерактив мәйданчыклар да бар.
Мисал өчен:
«Бродвей» актерлык мәктәбеннән мастер-класс;
Рәссам Екатерины Манькодан сынлы сәнгать буенча мастер-класс;
Сәяхәтче, язучы Рената Смирновадан “Путешествия как трансформация” темасына лекторий;
Хатын-кызлар коучы Кадрия Гафаровадан «Алхимия женщины» дип исемләнгән трансформацион уен;
3х2 метрлы пазл җыю һ.б.
Чара дәвамында “Дустыңа хат” (“Открытка другу”) мәйданчыгы эшләячәк, биредә һәр кеше дөньяның теләсә кайсы ноктасында яшәгән дустыңа хат юллый алачак.
Фотосәнгатькә гашыйклар өчен «Этнообъектив» фотокроссы үткәреләчәк.
Иң ахырдан “Без – дөнья” («Мы – это мир!») девизы белән күккә шарлар очырылачак.

Халыкара тынычлык көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 1981 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге чараның оештыручылары булып Яшьләр эшләре мнистрлыгы белән берлектә “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев