ГАСТРОФЕСТ: ТӘМЛЕ АШАУ ҺӘМ КҮҢЕЛ АЧУ УРЫНЫ СИНЕ КӨТӘ!
Милли, җәйге һәм хәләл ризык, зәвыклы десертлар, фастфуд, мәдәни программа, күңел ачу – болар барысы да сине һәм синең дусларыңны бу шимбәдә көтә! 4 июньдә Казанның Аккош күлендә беренче тапкыр гастрономия фестивале уздырыла. Фестиваль җәйге сезонны ачып җибәрәчәк. Оештыручылар үзең белән плед һәм күтәренке кәефне онытмаска киңәш итә.
Иртәнге сәгать 10:00дан кичке 20:00га кадәр фестиваль кунаклары рәхәтләнеп ял итә алачак. Аккош күле мәйданчыгында килүчеләр өчен махсус берничә локация әзерләнәчәк, шуларның иң олысы – фудкорт зонасы. Шулай ук Аккош күлендә фонтанлы су тамашасы һәм виндсерфинг белән электро-фойл буенча республика осталарыннан төрле трюклар күрсәтеләчәк. Иң кыю кунаклар өйрәтү локацияләренә барып, аннан шушы су транспортларында үзләрен сынап карарга мөмкин. Әле моның белән дә бетми: фестивальгә килүчеләр командалар ясап, комда волейбол да уйный алачак.
Биредә хәтта ярминкә дә гадәти түгел. Фестиваль ярминкәсендә үзенчәлекле әйберләр, интерьер кирәк-яраклары сатып алырга мөмкин. Ә палатка һәм кемпингта ял итәргә яратучыларны учак янында гитара белән җырлау атмосферасы көтә. Анда туристик бизнес операторлары походлар һәм экскурсияләр өчен иң матур һәм кызыклы урыннар турында сөйләячәк. Ә иң кечкенә кунаклар өчен диджей һәм аниматорлы махсус балалар кемпингы эшләячәк.
Болардан тыш, фестивальнең мәдәни программасы үз эченә Казанның төрле коллективларының чыгышларын да алган. Җырлы, биюле атмосфера сиңа онытылмас хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Уңайлы булсын өчен, шәһәр халкы фестивальгә махсус автобуслар белән барырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев