ГАЛИМНӘР КОРОНАВИРУСНЫҢ ДУСТЫН ҺӘМ ДОШМАНЫН АТАДЫ
Россия галимнәре әлеге вирус турында яңадан-яңа фикерләрен җиткерә. Бу юлы алар аның дустын һәм дошманын атады. Таҗлы вирус нәрсәне яратмый һәм нәрсәне ярата?
Дусты кем дә, дошманы кем?
Биоорганик химия институтының молекуляр технологияләр лабораториясе мөдире Всеволод Белоусов фикеренчә, вирусның үлүе яисә исән калуы һаваның яки ул кунган предметларның ни дәрәҗәдә дымлы булуына бәйле. Галим шулай ук вирусны сабын бик яхшы үтерүен дә әйтә.
– Вирусның якын дусты – ул дымлылык, ул дым булмаган җирдә яши алмый, - ди галим, - корылык аның өчен спирт белән бер - ул аңа чыдый алмый. Шул сәбәпле, коронавирус һава һәм су тамчылары аша күчә, дип әйтәбез дә инде. Һавада вирусның өлешләре түгел, ә бик кечкенә су тамчылары “оча”. Аларда йөзләгән, меңәрләгән вируслы кисәкләр бар. Шуңа күрә һава дымлырак булган саен, инфекция йоктыру ихтималы да зуррак. Ә инфекцияне үтерү өчен бүлмәләрне ешрак җилләтергә кирәк.
Галим вирусны коры предметлардан эләктереп булмый дип саный. Әмма барыбер саклык чараларын күререгә – кулларны ешрак юарга, маскалар кияргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев