«ГАИЛӘ ТАРИХЫ», «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» I РЕСПУБЛИКА ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.
Фестиваль-бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала. Катнашучылар фестиваль шартларына һәм темасына туры килгән әсәрне сайлап, чыгыш ясарга тиеш.
Гаризалар 1 октябрьгә кадәр karimkonkurs@mail.ru аша кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү 31 октябрьгә кадәр барачак. Өзекләр алдан хәзерләнгән программа буенча күрсәтеләчәк. Бер көндә 3-4 театр коллективы катнашырга мөмкин. Фестиваль–бәйгене Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлекләреннән торган җюри бәяли. Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне котлау 31 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узачак. Җиңүчеләргә 1,2,3 дәрәҗәдәге лауреат исемнәре бирелә. Фестиваль-бәйгенең нигезләмәсе белән https://tinchurinteatr.ru/wp-content/uploads/2023/08/I-respublika-festival-konkurs.pdf да танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев