ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН «КҮҢЕЛЛЕ СӘХИФӘЛӘР» КИТАБЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда 2 декабрь көнне Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге китап тәүге тапкыр Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп телендә 1910 елда нәшер ителгән. Хәзер «Татарстан китап нәшрияты»нда басылып чыккан вариантта бер якта гарәп графикасында булса, икенче ягында кириллица белән бирелгән.

Китапның мөхәррире Рәмзия Шакирова, язучы Галимҗан Гыйльманов китапның мөһимлеге, үзенчәлеге турында сөйләп киттеләр. Галимҗан ага: «Бу китап һәр әдиптә дә булырга тиеш», – дип белдерде. Шулай ук «Апанай» мәчете хәзрәте Нияз Сабиров та үзенең рәхмәтләрен белдерде. Нәтиҗә ясап әйтсәк, китапның әһәмияте балалар, олылар, яшүсмерләр өчен бик зур. Буыннан-буынга бирелгән мәгълүмат, үз халкыңның, үз милләтеңнең тарихын белергә ярдәм итә.
Алия Гатауллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев