ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН: «ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕ ПРОЕКТЫ ЗУР ТӘРБИЯВИ РОЛЬГӘ ИЯ»
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда «Мин – гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән «Парламент дәресе»ндә катнашты. Ул укучылар белән аралашты, Татарстан Конституциясенең ничек кабул ителүе, республиканың Төп законы белән нинди хокуклар гарантияләнүе турында сөйләде.
Быел «Парламент дәресе» Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланды. Унберенче сыйныф укучылары өчен дәрес проект эшчәнлеге формасында узды, алар үзләренең конституциядә беокетелгән хокукларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин укучыларга кызыклы проектлар өчен рәхмәт белдереп, зур уңышлар теләде. «Парламент дәресе»ндә шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм КФУның халыкара эшчәнлек буенча проректоры Тимирхан Алишев та катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин мондый дәресләрнең аерым тәрбияви рольгә ия икәнлеген әйтеп узды. «Без яшьләрне олы тормышка әзерләргә тиеш, тарихка мөрәҗәгать итеп, без шулай ук хәзерге заманга да бәя бирәбез», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 1 февраленнән «Парламент дәресе» кысаларында иҗади эшләр бәйгеләре уза. Җиңүчеләрне Дәүләт Советында апрель ахырында бүләкләячәкләр.
Фотолар ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
Нет комментариев