Белми калма
Фотограф Равил Галинең шәхси күргәзмәсе ачылды
Бүген “ТАТМЕДИА” бинасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотографы Равил Галинең “Тимер кешеләр” дип атала торган шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул 1988-1993 елларда ТАССР кешеләре тормышы, көнкүрешенә багышланган.
Әлеге фотографны белмәгән кеше сирәктер.Аның тарафыннан төшерелгән фотолар матбугат чараларын 1985 еллардан ук бизи. Ул елларда “Вечерняя Казань”, “Татарстан яшьләре”, “Шәһри Казан” газетларының тарихи саннарында нәкъ менә Равил Галинең эшләре кулланыла.

2000нче елда Равил Гали Мәскәүгә күченеп китә. “Комсомольская правда”, “Коммерсант”, “Гудок” газетларында эшли. 2009нчы елда исә аны Нью-Йоркка Tourism журналына эшкә чакыралар. Бер елдан соң кабат Мәскәүгә кайта һәм “Труд” газетына фотокорреспондент булып урнаша. 2015 елда Равил Гали яңадан Казанга кайту карарын кабул итә, “Комсомольская правда”да эшли башлый. 2016 елдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында хезмәт куя.
Равил Галинең “Тимер кешеләр” экспозициясенә билгеле сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотографияләре, беренче президент сайлавы елларындагы митинглар, Татарстан суверенитеты турында референдумнан сурәтләр кертелгән. Әлеге еллардагы вакыйгаларны үз күзләре белән күрәсе килгән һәркем шушы фотокүргәзмәгә рәхим итә ала.

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
-
26 февраля 2026 - 14:09
ТАТАРСТАНДА «АҖАГАН 2.0» УЕНЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев