Белми калма
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашты. “Халык бу эшкә республикада һәм Россиядәге вакыйгаларга, илебезгә читтән ясалган йогынтылар белән бәйләп, карыйдыр. Битараф калучылар булмас, дип ышанам. Бирегә килгәндә, барлык 2817 сайлау участогында тавыш бирүчеләр булуын хәбәр иттеләр. Сайлаучылар барысы 2,9 млн кеше”, - диде Парламент Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килүчеләр саны югары булачак. “Закон буенча, иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да эшен башлады. Халык бу эшкә җаваплы карый, сайлаучылар күрсәткече югары булыр”, - дип әйтте ул.
“Татар-информ” хәбәрчесенә 43 нче номерлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлсирень Мөхәммәтҗанова әйткәнчә, бу участокка 2313 кеше беркетелгән. Әлеге вакытта биредә сигезгә якын җәмәгать күзәтүчесе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев