Логотип Идель
Белми калма

«Э-МОЦИЯ» – КЫРЫМДА

Казанның “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе Татарстан белән генә чикләнеп калмый. Ул үз спектакльләре белән Кырым республикасында “Инклюзив иҗади каникуллар”да катнаша.

8 һәм 10 августта әлеге студия “Что я помню о себе” спектаклен – Феодосиянең шәһәр мәдәният йортында, Коктебельдә “Крым ФаерФест” урам театрларының халыкара ватанпәрвәрлек фестивалендә күрсәтте. 9 августта А. Грин музеенда «Алые паруса. Исповедь Ассоль» тамашасын тәкъдим итте.

“Инклюзив иҗади каникуллар” катнашучыларын белем бирү программасы да көтә. Яшь актерлар анда актерлык осталыгы, сөйләм техникасы, хәрәкәт пластикасы буенча белем алачак. Шулай ук И. Айвазовский, А. Волошин, А. Грин музейлары белән танышачак.





Әлеге каникулларда тупланган иҗади номерларны “Э-моция” Татарстан республикасы көнендә – 30 августта Казанда тәкъдим итәчәк. Инклюзив студиядә шөгыльләнергә теләүчеләр дәресләргә быелның сентябреннән кушыла алачак.

Белешмә:

“Э-моция” иҗади инклюзив студиясе – Инклюзив практикалар-2018 халыкара фестивалендә “Иң яхшы иҗади инклюзив коллектив” номинациясендә җиңүче. Әлеге студия мөмкинлекләре чикле һәм чкисез булган 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучыларны берләштерә. Ул 2016 елдан эшләп килә.

“Э-моция”нең «Что я помню о себе» инклюзив спектакле – “Таврида-2018” бөтенроссия яшьләр форумы җиңүчесе, «iВолга 2.0» Яшьләр форумындагы Яшьләр театры фестиваленең “Иң яхшы сәнгати яктан бизәлеш” номинациясендә җиңүче. Ә “Алые паруса. Исповедь Ассоль» тамашасы “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумында беренче урын алган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде



Тагын укырга:


«IВОЛГА»ДА 300 МЕҢ ОТКАН ИНЕССА КЛЮКИНА ПРОЕКТ ӨЧЕН ГЕРОЙЛАР ЭЗЛИ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев