DOTA 2 ҺӘМ FIFA УЕННАРЫН - МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА!
Интернетны камилләштерү институты Россиянең Мәгърифәт министрлыгы өчен шундый эчтәлектәге документ әзерләгән. Алар яшүсмерләр һәм яшьләр арасында популяр булган Dota 2 һәм FIFA уеннарын факультатив дәрес буларак мәктәп программасына кертергә тәкъдим итә.
Алар фикеренчә, Dota 2 укучыларга реакция тизлеген камилләштерергә ярдәм итәчәк. Шулай ук, бу дисциплиналар командада уйнау, стратегик уйлау, креативлык кебек сыйфатларны да үстерәчәк.
Dota 2 һәм FIFA дан тыш, Hearthstone, Dota Underlords, World of Tanks, Minecraft һәм CodinGame кебек уеннарны да мәктәп программасына кертергә тәкъдим итәләр.
– Бу - гомуми кабул ителгән киберспорт дисциплиналары. Алар буенча илкүләм генә түгел, хәтта халыкара чемпионатлар уздырыла, - диелгән документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев