«ДОБРАЯ ВОЛНА»НЫҢ ТӨБӘК САЙЛАП АЛУ ТУРЫНА ГАРИЗАЛАР БИРЕРГӘ ҖИТЕШ
26, 27 ноябрьдә Казанда «Добрая волна» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестиваленең төбәк сайлап алу туры уза. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Фестивальдә 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авыр тормыш хәленә эләккән, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Яшь казанлыларга җыр җырларга, уен коралында уйнарга, биергә яки ишарә теле белән җырлау жанрында иҗади номер әзерләргә тәкъдим ителә. Турга гаризалар «Добрая волна» сайтында кабул ителә.
Казаннан тыш, фестиваль Ярославль, Мәскәү, Краснодар, Кемерово, Еатеринбург, Новосибирск һәм Севастопольдә узачак. Фестивальнең финалы һәм гала-концерты 2023 елда узачак.
«Добрая волна» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырыла башлый. Фестиваль авыр тормыш хәлендәге сәләтле балаларны, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗади яктан үстерергә ярдәм итә. Ел саен «Добрая волна» Россиянең төрле почмакларыннан 2 меңнән артык талантлы баланы җыя. Региональ сайлау турлары ил буенча бара. Фестиваль Россия эстрадасы йолдызлары катнашында телевизион форматта уза торган гала-концерт белән тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Нет комментариев