«ДИНАМО» ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕ
Бүген «Татмедиа»да «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте журналистларны иң яхшы басмалары өчен бүләкләде. Анда дүрт номинация буенча барлыгы 13 җиңүче сайланып алынды. Бүләкләүдә «Динамо» рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин катнашты.
Чарада Салават Гайсин «Динамо» спорт җәмгыятенең барлыкка килү тарихы, аның дөньякүләм танылуы һәм икенче елга аңа 100 ел тулуы турында сөйләде. Шулай ук ул Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровның берләшү эшләрендә катнашуын һәм үсешкә керткән өлешен аерым ассызыклады.
«Киләсе елда «Динамо»га 100 ел тула. Бу бик зур вакыт. Киләчәккә планнарыбыз күп әле. Һәрчак сәламәт яшәү рәвеше һәм патриотизм темасында яшәүче журналистларга рәхмәт әйтәсем килә», – дип билгеләп үтте республика «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев