Логотип Идель
Белми калма

«ДЕТСКИЙ КИНОМАЙ»: ХӘЙРИЯ ФОНДЫ БУШЛАЙ КИНО КАРАРГА ЧАКЫРА

14-16 апрельдә Казанда кинофорум узачак. Аның кысаларында «Детский КиноМай» хәйрия фонды балалар фильмнарын бушлай күрсәтәчәк, танылган актерлар, язучылар, музыкантлар белән иҗади очрашулар, мавыктыргыч остаханәләр оештырачак.

Кинофорумны ачу тантанасында Россиянең атказанган артистлары, балалар язучысы, музыкантлар, театр һәм кино актрисалары катнашачак.

Кино программасына соңгы берничә елда Россия режиссерлары төшергән балалар, яшүсмерләр һәм гаилә аудиториясе өчен кызыклы, эчтәлекле фильмнар кертелгән.

Кинофорум чаралары шәһәрнең берничә мәйданчыгында узачак:

· 14-16 апрельдә «Мир» һәм «Алмаз Синема» кинотеатрларында кино күрсәтү.

· 14 апрельдә Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә – музыкант, мультиинструменталист Антон Котиковның иҗади остаханәсе.

· 14 апрельдә Казанның 177 лицеенда МТС волонтерларыннан – интернет-иминлек дәресе.

· 15 апрель көнне ТР Милли китапханәсендә балалар язучысы Анна Игнатова һәм Россиянең атказанган артисты Эвклид Кюрдзидис белән очрашу.

· 15 апрельдә «Артек. Большое путешествие» фильмын күрсәтү һәм алмаз мозаикасы буенча остаханә.

· 15-16 апрельдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Санкт-Петербург җырчысы Анна Малышеваның вокаль остаханәсен, шулай ук театр һәм кино актрисаларының актерлык остаханәсен үткәрү. 

· 16 апрельдә «Сәйдәш» мәдәни үзәге китапханәсендә балалар язучысы Анна Игнатова һәм астролог, язучы Тамара Глоба белән очрашулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев