Белми калма
Казанда “Державин укулары” узачак
21-23 сентябрь көннәрендә Казанда “Державин укулары” дип исемләнгән XIII фәни-гамәли конференция узачак. Быел бу чарада 500 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында күренекле белгеч, мөгаллим, галимнәр дә, аспирант, магистр, студентлар да бар.
Чараны Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Всероссийский государственный университет юстиции) Казан федераль университеты белән берлектә уздыра.
Конференция 2005 елдан бирле үткәрелә. Быел беренче тапкыр Халыкара масштабта уза. Бу турыда Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Ивановна Александрова: “Узган елларда Конференция чит ил кешеләрендә зур кызыксыну уятты, мәсьәлән, Белоруссия, Польша, Кытайдан катнашучылар булды. Быел исә Венгрия һәм Болгариядән дә кунаклар килүе көтелә”, - ди.
Сүз уңаеннан, чараны оештырган ике югары уку йорты тырышлыгы белән Державинның иҗаты һәм эшчәнлеге тупланган биш томлы китап дөнья күрәчәк. Әлеге шәхеснең соңгы китабы XIX гасырда бастырылган булган.
*Державин – рус шагыйре, дәүләт эшлеклесе, сенатор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев