Логотип Идель
Белми калма

ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА БДИНЫ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА АЛЫШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

 

Россия Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) дәүләт имтиханнары форматындагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә алыштырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА-Новости яза.

Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына карауга кертелгән.

Проектның аңлатма язуында документның төп максаты БДИны төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт имтиханнары рәвешендәге йомгаклау аттестациясенә алыштыру булуы әйтелә.

Яңа тәртип буенча чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан биремнәрен төбәк мәгариф идарәсе органнары расларга тиеш.

БДИ Россиядә 2009 елда чыгарылыш һәм югары уку йортына керү имтиханын берләштергән система буларак кертелгән иде. Аның максаты укучыларның белем дәрәҗәсен бердәм тәртиптә бәяләү һәм югары белем алу мөмкинлеген арттыру дип аңлатылды.

Закон проекты кабул ителгән очракта, ул гамәлгә кергәнче алынган БДИ нәтиҗәләре дүрт ел дәвамында үз көчендә калачак. Югары уку йортлары аларны керү имтиханнары нәтиҗәсе буларак кабул итә алачак.

Нина Останина фикеренчә, мондый үзгәреш чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү системасын камилләштерергә һәм уку программаларын тирәнрәк үзләштерү өчен шартлар тудырырга мөмкин.

Закон проекты кабул ителсә, яңа тәртип 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев