COCA-COLA ТАТАРСТАНДА ЧҮПНЕ АЕРЫМ ҖЫЮ БУЕНЧА ПРОЕКТ БАШЛЫЙ
Coca-Cola компаниясе Казанда чүпне аерым җыю буенча программа башлап җибәрәчәк. Бу программага шәһәр халкы белән чүпне дөрес җыю темасына сөйләшүләр оештыру, махсус контейнерлар урнаштыру кергән. Татарстан Республикасы һәм Coca-Cola компаниясе бу килешүгә бүген, 23нче августта WorldSkills-2019 дөнья чемпионатында кул куйганнар.
Татарстан Президенты пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, Coca-Cola компаниясенең "Калдыкларсыз дөнья" глобаль стратегиясе кысаларындагы Zero Waste City концепциясен Россиядә беренче булып кулланучы шәһәр Казан булачак. Бу программаны чынга ашыру өчен, компания Казанны кирәкле кадәр контейнерлар белән тәэмин итәргә әзер.
Әлеге килешү нигезендә киләчәктә Казан мәктәпләрендә укучылар һәм студентлар өчен экология буенча дәресләр, чүпне аерым җыю буенча квестлар, ә шәһәр халкы өчен экологик чаралар циклы оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев