Белми калма
CИН МОНЫ КҮРЕРГӘ ТИЕШ!
Бүгеннән, ягъни 18нче июльдән Россия кинотеатрларында прокатка "Король Лев" мультфильмы чыга. Әлеге анимацион фильмның искиткеч зур уңыш белән барачагында бер шик юк.
Бүген прокатка чыккан "Король Лев" мультфильмы - 1994нче елда дөнья күргән шул ук исемдәге мультфильмның ремейгы булып тора. Әлеге фильм Disney компаниясенең иң уңышлы мульфильмнарыннан санала. Бу фильм күпләр өчен балачак хатирәсе, сабый чагы турында җылы истәлеге булып тора. Шуңа бәйле төстә, кинозалларда балалардан бигрәк инде яшьләр, урта яшьтәгеләрне күрсәгез, аптырамагыз. Өстәвенә, бу мультфильмны төшерүдә катнашкан Джон Фавро җитәкчелегендәге команда үзенең шактый уңышлы фильмнары белән билгеле ("Книга джунглей", "Железный человек" һ.б.). Һәм тагы бер мөһим аспект - мультфильмны эшләүдә кулланылган технологияләр. "Король Лев"ның тизер, трейлерларыннан ук күпләр әлеге мульфильмдагы анимациянең ни дәрәҗәдә чынбарлыкка якынайтылганына, спецэффектлар белән зур эш башкарылганына сокланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
Нет комментариев