ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ГАДӘТТӘГЕЧӘ УЗАЧАК?
Хәтерләсәгез, Россия җитәкчелеге быел соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен онлайн форматта уздырырга тәкъдим иткән иде. Бүген исә яңа мәгълүмат билгеле булды. Чыгарылыш кичәләре гадәттәгечә узарга мөмкин икән.
Бу турыда “Вконтакте” социаль челтәрендә “Соңгы кыңгырау – 2020» россиякүләм акциясен башлап җибәрү тантанасында Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Барыгызга да мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә без төбәкләргә соңгы кыңгырау бәйрәмен онлайн режимда үткәрергә киңәш иттек. Тик шул ук вакытта без чыгарылыш кичәләренең гадәти форматта узачагына өметләнәбез, - дип белдерде министр.
Хәзерге вакытта интернетта “Соңгы звонок – 2020” россиякүләм акциясе дәвам итә. Чыгарылыш сыйныфлар өчен төрле конкурслар, танылган шәхесләр белән туры эфирлар әзерләнгән.
Россиякүләм онлайн-чыгарылыш кичәсе исә 4 июльгә планлаштырылган. Димәк, әлеге чараның оффлайн форматта да узу мөмкинлеге бар булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
27 сентября 2025 - 14:16
«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
Нет комментариев