ЧИТ ТЕЛДӘН БДИ АВЫЛ БАЛАСЫНА ВУЗГА ЮЛНЫ ЯБАЧАК
Бу турыда “Бердәм Россия” партиясе генсовет президиумы әгъзасы Алена Аршинова белдергән. Аның сүзләренчә, гомумбелем бирү учреждениеләренең 60 процентка якыны авыл җирлегендә урнашкан. Һәм анда белем алучыларның күбесенә киләчәктә чит телләр белүнең кирәге булмаячак.
Әле алай гына да түгел, чит телләрдән БДИ кертү әлеге мәктәп укучыларының күбесенә вузга юлны ябачак.
2022 елда без берничек тә чит телләрдән БДИ ны мәҗбүри куя алмаячакбыз. Моның өчен мәктәпләргә югары квалификацияле белгечләр, тиешле җиһазлар җитми. Гомумән, бу өлкәдә проблемалар шактый. Балалар, беренче чиратта, сыйфатлы белем алырга тиеш, - дип ассызыклаган җитәкче.
Россиядә мәгарифне үстерү буенча дәүләт стратегиясе юк. Алена Аршинова фикеренчә, күп кенә экспертлар нәкъ менә шуңа игътибар итә. “Бәлки чит телләрдән имтиханны БДИ итеп түгел, ә башка форматта уздырыргадыр...” - ди белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев