ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ИҢ ПОПУЛЯР РУС КИТАПЛАРЫ АТАЛДЫ
«ЛитРес» электрон китапханәсе аналитиклары чит ил кешеләре арасында рус телендә укыла торган иң популяр китапларны атады. Алар арасында безнең милләтәшебезнең дә әсәре бар...
12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көненә «ЛитРес» китап сервисы тикшеренү үткәргән, биредә исә 200дән артык илдә китап сатып алу анализланган.
Чит илләрдә ешрак Виктор Пелевин һәм Гүзәл Яхина, шулай ук Федор Достоевскийның «Идиот» һәм Лев Толстойның «Война и мир» романнарын рус телендә укыйлар икән. Иң популяр язучы исә Борис Акунин булып исәпләнә, ә классиклар арасында чит илдә Михаил Булгаков популярлык казанган, дип хәбәр итә «ЛитРес» китап сервисы матбугат хезмәте.
«ЛитРес» билгеләп үткәнчә, рус телле укучылар һәм тыңлаучыларның күбесе – Германиядә, бераз азрагы – Америкада, һәм Белоруссиядә яши. Казахстан һәм Израиль дүртенче һәм бишенче урыннарны яуладылар. Топ-унлыкка шулай ук Бөекбритания, Польша, Латвия, Канада һәм Франция кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев