Логотип Идель
Белми калма

«ЧИТ ИЛ СТУДЕНТЫ КӨНЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ!

Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә  «Чит ил студенты көне» фестиваленең гала-концерты узды.

Фестиваль республиканың югары уку йортлары студентлары өчен үткәрелде. Әлеге чара Татарстан вузларында укучы чит ил студентларын республикабызның иҗади һәм мәдәни тормышы белән кызыксындыруга юнәлтелгән. Фестиваль студентларга башка милләт вәкилләре белән аралашуны, аларның мәдәниятләре, гореф-гадәтләре, телләре белән танышырга  мөмкинлек бирә. Төгәлләштереп әйтсәк, бу фестиваль  Татарстан студентларына дөньяның төрле халыклары, аларның мәдәнияте һәм традицияләре турында  белемне арттыруны күздә тота, ә чит ил студентларына исә Татарстан халыкларының бай мирасын, әдәбиятын танып белергә ярдәм итә.

Фестивальгә Татарстан югары уку йортларында белем алучы 17 ил вәкилләреннән 75 гариза килгән. Гала-концертта исә 12 ил: Һиндыстан, Кытай, Кыргызстан, Казахстан, Колумбия, Индонезия, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Ангола студентлары катнашты.

Жюри нәтиҗәләре буенча Гран-Прига Үзбәкстанны тәкъдим итүче «SharQ» халык хореография коллективы лаек булды. Калган  җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фестивальнең хөрмәтле кунаклары арасында ТР Президентының эчке сәясәт департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин да бар иде. Ул Татарстан Республикасында дөньяның 120 иленнән 20 меңнән артык студент белем алуы турында хәбәр итте. Министрлык, югары уку йортлары җитәкчелеге, яшьләр иҗтимагый оешмалары белән берлектә, чит ил студентларын Россия җәмгыятенә яраклаштыру һәм социализацияләү буенча комплекслы эш алып баруы турында әйтте.

Фестиваль ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслыгы Йорты, Татарстан Республикасының югары һөнәри белем бирү уку йортлары ярдәме белән үткәрелде.

Раилә Фәхртдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев