Белми калма
Чемпионат көннәрендә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт куела
Футбол буенча дөнья чемпионатның IT-паркында урнашкан матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова бүген журналистлар белән очрашты. Ул Казандагы мәдәни программалар белән таныштырды.
Татарстан башкаласында чемпионат вакытында Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт узачак. Аны 11 июльгә билгеләгәннәр. Урыны – “Казан” гаилә үзәге каршында урнашкан Җанатарлар фестивале.
– Халыкара әлеге проект белән Әлфия апаның кызы Зөлфия шөгыльләнә. Ул инде Американың татар башкаручылары белән сөйләшкән. Концертта алар гына түгел, Татарстан артистлары да чыгыш ясаячак”, – диде Эльвира Камалова.
Министр урынбасары чемпионат уңаеннан уза торган мәдәни программаның төрле жанрда булуын, төрле стиль, юнәлешләрне колачлавын да җиткерде.
– Казанда 90 махсус оештырылган чара, 8 музыкаль һәм театр фестивале, 10 күргәзмә проекты оештырылды. Һәр чарага игътибар зур, театр заллары, мәсәлән, тамашачылар белән тулып тора, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
Нет комментариев