Белми калма
“Наше время - Безнең заман” фестиваленең беренче финалистлары билгеләнде
6 октябрьдә Чаллыда “Наше время - Безнең заман” эшләүче яшьләр республика фестиваленең беренче зона бәйгесе тәмамланды. Анда Татарстанның 40 оешма һәм предприятиеләреннән 210 артык кеше катнашты. Үз көчләрен Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара районнары һәм Чаллы шәһәренең эшләүче яшьләре сынады.
Жюри карары буенча гомум команда хисабында сайлап туры җиңүчеләре:
Катнашучыларны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм жюри рәисе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова бүләкләде. Җиңүчеләр 13-14 ноябрьдә Казанда үтәчәк суперфиналга махсус чакыру да алды.
Моннан тыш, “Музыка”, “Хореография” һәм “Дан минуты” (“Минута славы”) номинацияләрендә индивидуаль җиңүчеләр билгеләнде.
Катнашучылар өчен шулай ук Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы мөгаллимнәре мастер-класслар уздырды.
Жюри карары буенча гомум команда хисабында сайлап туры җиңүчеләре:
1 урын - «Аммоний» АҖ (Менделеевск)
2 урын – “КАМАЗ” АҖ Прессалау-рама заводы
3 урын - «Сетевая компания» ААҖ “Алабуга электр челтәрләре” һәм «Л.Я.Карпова ис. химия заводы» (Менделеевск).
Катнашучыларны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм жюри рәисе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова бүләкләде. Җиңүчеләр 13-14 ноябрьдә Казанда үтәчәк суперфиналга махсус чакыру да алды.
Моннан тыш, “Музыка”, “Хореография” һәм “Дан минуты” (“Минута славы”) номинацияләрендә индивидуаль җиңүчеләр билгеләнде.
Катнашучылар өчен шулай ук Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы мөгаллимнәре мастер-класслар уздырды.
Киләсе сайлап алу турлары 19-20 октябрьдә – Зәйдә, 26-27 октябрьдә – Казанда, ә 2-3 ноябрьдә Түбән Камада үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев