Логотип Идель
Белми калма

ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК

 Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының 5нче этабы иртәгәдән башлана. 500гә якын спортчы, трасса һәм тамашачылар өчен мәйданчыклар инде әзер. Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын бу ярышларда ниләр көтә соң?

 

15-20нче гыйнвар көннәрендә Казан илебезнең 40 регионыннан 500гә якын спортчыны кунак итә. Чаңгы буенча Россия Кубогы ярышларының 5нче этабы Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында узачак. Бу көннәрдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында барлыгы 6 старт биреләчәк.

 

15 гыйнвар – ачылыш тантанасы.

16 гыйнвар көнне 11:00-12:15 – хатын-кызлар 10 км, 13:00-14:45 – ир-атлар арасында 15 кмга чабыш.

18 гыйнварда классик спринт көтелә: 10:00 – хатын-кызлар, 10:30 – ир-атлар. 12дән 2гә кадәр – финал, ярымфинал стартлары.

19ы көнне чаңгычылар 20 кмлы скиатлонда катнаша. 11:00-12:10 – хатын-кызлар, 12:50-14:00 – ир-атлар.

 

Катнашучылар арасында илнең әйдәп баручы спортчылары – Олимпия уеннары чемпионнары Александр Большунов һәм Наталья Терентьева, тагын Сергей Ардашев, Савелий Коростелев, Иван Горбунов, Анастасия Фалеева һәм башкалар булачак.

 

Ярышларга керү ирекле. Тамашачылар өчен күңел ачу программасы, бушлай чәй һәм кайнар ризык, лотерея планлаштырылган. Мирныйга кадәр бару шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен Березовая роща парковкасыннан һәм 129нчы мәктәп янындагы тукталышыннан һәр ярты сәгать саен бушлай шаттллар йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев