БЫЕЛГЫ «ЛИГА ФОРУМ: ҖӘЙ»ДӘ НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ?
3-19 августта Татарстанда «Лига Форум: Җәй» студентлар форумы узачак. Россиянең төрле почмакларыннан 2000нән артык студент белем бирү һәм күңел ачу чараларында катнашу өчен 3 атнага бер мәйданга җыелачак!
Татарстан Яшьләр министры Ринат Садыйков сүзләре буенча, быелгы форумга Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән 2 меңнән артык катнашучы гариза биргән. Шулай ук форумга Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Калининград студентлары да кушылырга уйлый.
Форум «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты базасында узачак.
Быелгы «Лига Форум: Җәй» нинди үзгәрешләр белән сөендерәчәк?
1. Форум программасына экспертлар белән кызыклы һәм әһәмиятле очрашулар, иҗат һәм спорт буенча остаханәләр кертелгән.
2. Катнашучыларны өстәл уеннары буенча турнирлар көтә.
3. Шулай ук быелгы форумда ГТО нормаларын тапшыру һәм гуманитар ярдәм җыю каралган.
4. Әлмәткә форумның өченче сменасына «Молодежка» сериалына саундтрек язучылар – «Интонация» музыкаль төркеме киләчәк. Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук 2 Татарстан төркеме дә бар!
5. Моннан тыш, ярдәм итәргә теләүчеләр өчен балалар йортларына бару да оештырылачак. Шулай ук 3 смена дәвамында йорт хайваннары приютларына булышу да планлаштырыла.
Сылтама буенча форум программасы белән тизрәк таныш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев