БЫЕЛГЫ КЫШНЫҢ НИНДИ БУЛАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ
Кар кайчан ятачак? Кыш җылы килерме, әллә салкын булырмы? Әлеге сорауларга КФУ профессоры җавап бирә
КФУ профессоры әйтүенчә, февральдә температура күрсәткечләре нормадан югарырак булачак.
Татарстанда ноябрь, декабрь, гыйнвар айларында температура норманы тәшкил итәчәк, дип фаразлый КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев.
- Ә кыш ахырында – февральдә, яз башында – мартта температура гадәттәгедән югарырак булырга мөмкин, - ди ул.
Профессор фикеренчә, киләсе атнада болытлы булачак. Дүшәмбе, 26 октябрь көнне, яңгыр яварга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә термометрлар плюс 4 градуска кадәр менәчәк, төнлә минус 2гә кадәр төшәргә мөмкин.
- Хәзерге вакытта уртача һава торышы +3 градусны тәшкил итә. Бу нормадан югарырак, - ди профессор, - алга таба температураның төшүе көтелә. Ә кар якынча 18-21 ноябрь көннәрендә ныклап ятачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев