БЫЕЛГА БДИда ҮТӘЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ ТАЛӘПЛӘР БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте мәгариф министрлыгы белән берлектә быелгы имтиханнарда нинди таләпләр үтәлергә тиешлеген билгеләде.
– Имтиханнар вакытында үтәлергә тиешле таләпләр исемлеге инде әзер, - ди Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, - әлеге исемлекне без магариф министрлыгы белән берлектә әзерләдек.
Анна Попова сүзләренчә, әлеге таләпләр имтихан вакытында балаларның һәм укытучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
Әлеге исемлектә нинди таләпләр бар?
Роспотребнадзор сайтында урнаштырылган документта түбәндәге таләпләр урын алган:
– имтихан алдыннан һәм аннан соң барлык кабинетлар да яхшылап җыештырыла;
– уку йортына кергәндә махсус аппарат ярдәмендә бар кешенең дә температурасы үләчәнә;
– керү юлына антисептиклы дозаторлар урнаштырырга;
– бер урында кеше күп җыелмасын өчен укучыларны махсус график буенча китертергә;
– сыйныфларда кешеләр арасында 1,5 м араны сакларга;
– һәр укучы берешерләп, зигзаг формасында утыртылырга тиеш;
– һава зарарсызланырга тиеш;
– оештыручылар маска һәм перчаткалардан булырга тиеш;
– имтиханда катнашучыларга су эчертү режимын оештырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев