БЫЕЛ ТДИның БӨТЕНЛӘЙ ҮТКӘРЕЛМӘВЕ ИХТИМАЛ?
Быелгы 9нчы сыйныф чыгарылышлары башкалардан күпкә аерылып торыр, мөгаен. Чөнки аларга аттестатны чирекләр яки модульләр ахырындагы йомгаклау билгеләре буенча тапшырырга мөмкиннәр. Ә ТДИның бөтенләй үткәрелмәве ихтимал. Моның турында Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән.
– 9нчы сыйныфларга карата әле катгый карар кабул ителмәгән. Әлегә йомгаклау аттестациясе ике предметтан – рус теле һәм математикадан булачак. Бәлки, без 9нчы сыйныф укучыларын имтиханнардан азат итәргә дигән карар кабул итәрбез. Ә аттестация чирек билгеләре буенча булыр, – дип аңлатма биргән министр.
Җитәкче исә 12нче майдан соң БДИтапшыру вакытларын күчерү турында карар кабул ителүе мөмкинлеген дә хәбәр итте. Моңа кадәр имтиханнар тапшыру вакыты 8нче июньгә билгеләнгән иде. Ләкин министрлыкта бу сроклар коронавирус пандемиясе аркасында үзгәрергә мөмкин, дип фаразлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев