Белми калма
Быел да Казанда JADIDFEST уздырылачак!
24 декабрь көнне Казанның Борһан Шаһиди урамы, 7 йорт адресы буенча JADIDFEST заманча мәдәният фестивале узачак.
Jadidfest чарасы үз эченә төп заманча мәдәни юнәлешләрне ала: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б. Бу юлы фестиваль Казанның “Смена” үзәгендә, 12:00дән башлап 22:00гә кадәр дәвам итәчәк.
Фестивальнең төп аудиториясе – замана белән бергә атлаучы, тарих һәм мәдәният белән кызыксынучы казанлылар һәм башкалабыз кунаклары. “Яңа, креатив әйберләргә тартылган, интеллектуаль аралашуга өстенлек биргән замандашларыбызга мондый чара аеруча кызыклы һәм файдалы булыр” , -дип вәгъдә итә оештыручылар.
Халык мәхәббәтен яулап өлгергән Jadidfest фестивале үз кунакларын бу юлы тагын да кызыграк һәм тулырак программа белән сөендерер, дип көтелә.
Керү – 150 сум, мәктәп укучылары һәм студентларга – 100 сум, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга – бушлай.

Чараның быелгы төп мәйданчыклары:
- Дизайн-маркет;
- Лекторий;
- Сабыйлар мәйданчыгы;
- Музыка;
- Тел һәм фән;
- Экскурсия һәм квест.
Фестивальнең төп аудиториясе – замана белән бергә атлаучы, тарих һәм мәдәният белән кызыксынучы казанлылар һәм башкалабыз кунаклары. “Яңа, креатив әйберләргә тартылган, интеллектуаль аралашуга өстенлек биргән замандашларыбызга мондый чара аеруча кызыклы һәм файдалы булыр” , -дип вәгъдә итә оештыручылар.
Халык мәхәббәтен яулап өлгергән Jadidfest фестивале үз кунакларын бу юлы тагын да кызыграк һәм тулырак программа белән сөендерер, дип көтелә.
Керү – 150 сум, мәктәп укучылары һәм студентларга – 100 сум, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга – бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев