БЫЕЛ БДИ НИЧЕК УЗА? ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ БУЛАМЫ?
Чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын, укытучыларны борчый торган әлеге сорауларга җавап безнең язмада.
БДИ ничек узачак?
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, быелгы БДИ онлайн тапшырылмаячак. Һәрхәлдә ул шулай дип ышана. Коранавирус таралу сәбәпле, уку юлы озынаячакмы? Бу сорауга да мәгариф министрлыгында әлегә җавапны белмиләр. Мәсьәлә ситуациягә карап хәл ителәчәк. Министр бу турыда: “Барысы да Россия халкының дисциплинаны ничек саклавына бәйле”, – ди.
Кравцов әйтүенчә, БДИны онлайн режимда уздыру өчен объективлык гарантияләнергә тиеш. БДИны укучы үзе тапшырамы, әллә аның урынына башка кеше утырамы? Монысының да 100% билгеле булуы зарур.
Моңа кадәр БДИның төп этабының башлану вакыты күчерелүе билгеле булды. Ул 25 майда башланасы урынга 8 июньдә генә старт алачак. ТДИ (ОГЭ) тапшыру вакыты да күчте. 9 сыйныф укучылары аларны 9 июньдә тапшыра башлаячак.
Мәктәпләрдә укулар туктатылса да, министр әлеге вакытны заяга уздырмаска киңәш итә.
– Әйе, бу вакытны өйдә уздырырга кирәк. Ял көннәре шуның өчен бирелде, әмма карантин укучыларга теге яки бу фәннән белемнәрен ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек тә бит әле, – ди министр.
Чыгарылыш кичәләре буламы?
Министр 9, 11 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәләре булыр, дип ышана:
– Һәр мәктәп укучысы өчен чыгарылыш кичәсе – бик мөһим вакыйга. Без дә бу көнне хәтерлибез. Ул - гомер буена истә кала торган көн. Бүген эшләнгәннәр, тырышлыклар чыгарылыш кичәләре булсын өчен дә дип эшләнә. Чыгарылыш кичәсен онлайн режимда уздырып булмас. Билгеле сәбәпләр аркасында, аралашу, эмоцияләрне экран аша тапшырып бетереп булмый, - ди үз чыгышында мәгариф министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
Нет комментариев