БУШЛАЙ "БАЛАЛАР ҖЫР МАРАФОНЫ"НА РӘХИМ ИТ
29 апрель – Бөтендөнья балачак хыялларының тормышка ашу көне. Шул уңайдан, бүген сәгать 15:30 да Татарстан Республикасының социаль челтәрдәге рәсми төркемнәрендә “Балалар җыр марафоны” дип аталган зур онлайн-концерт башланып китә.
Анда республиканың яшь җырчы һәм артистлары чыгыш ясаячак. Аларга исә зур уңышларга ирешкән, танылган йолдызлар ярдәм итәчәк. Салават Фәтхетдинов, ВИА “Волга-Волга”, Лэйна, Илнар Миранов, Р. Ваһапов фестивале артистлары белән беррәттән сәхнәдә Балалар Евровидениесе, “Голос.Дети” , “Лучше всех” һәм башка бәйгеләрдә катнашкан балалар чыгыш ясаячак.
Шул рәвешле, танылган артистлар йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга теләгән балаларның хыялларын чынга ашырачак, ә балалалар исә үзизоляциядә утырырга мәҗбүр балаларга теләктәшлек күрсәтәчәк.
Яшь катнашучылар арасында Сәйдә Мөхәммәтҗанова ( «Голос. Дети» шоуы финалисты), Олеся Машейко, («Голос. Дети» катнашучысы), Шаян ТВ солистлары, «Очечи» триосы (Балалар Евровидениесенең россиякүләм этабы финалистлары), Яна Никонова, Влад Козловский, #Кудрены дуэты ( «Лучше всех» тапшыруы катнашучылары), Иван Шуваров һәм Абдулахад Алижанов («Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре), Даяна Кириллова, Сәйдә Әхмәдуллина, «Даешь молодежь» дуэты, Тимерхан Якупов һәм башкалар бар.
Концерт кичке 18:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Трансляцияне https://vk.com/nashtatarstan, https://ok.ru/nashtatarstan, https://www.youtube.com/c/TatarstanRepublicOfficial кебек төркемнәрдә карарга мөмкин. Моннан тыш, аларны республиканың зур шәһәр төркемнәре һәм татар тематик төркемнәре дә күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев