Логотип Идель
Белми калма

Биш көнлек уку атнасы: яхшымы, начармы?

Соңгы арада мәктәпләрнең биш көнлек уку режимына күчүе турында шактый фикер яңгырый. Дүшәмбедән җомгага кадәр укып, аннары ике көн ял итү – шушы системаның үз плюслары һәм минуслары бар икән.

Россия Федерациясенең «Мәгариф турындагы» законында атнасына биш яки алты көн укуны бары тик уку йорты гына хәл итә, диелә.

Биш көнлек уку атнасы


Плюслары:

  • СанПин нормалары буенча, биш көнлек уку атнасы булган очракта, уку йөкләмәсе атнасына 23 сәгать булырга тиеш. Өстәмә яллар гаиләдәге чара, сәяхәт, авылга кайтуларны, уку графигына карамыйча, планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.


Минуслары:

  • Хәзергә, алты көнлек уку вакытында, уку йөкләмәсе 36 сәгатьне тәшкил итә. Сәгатьләр кыскаргач, нинди дә булса предмет кысрыкланачак дигән сүз. Җитмәсә, теге яки бу фән материалын кабатлау, ныгытуга вакыт калмый. Димәк, укучылар уку материалын әкрен истә калдырачак һәм тиз онытачак.

  • Көнлек уку йөкләмәсе артачак. Атнасына кимендә өч көн дәвамында укучы биш дәрес укыячак. Җитмәсә, өй эшләре дә артачак.

  • Имин булмаган гаиләләрдәге балалар шимбә көнне, мәктәпкә йөрмәгәч, караучысыз булачак.


Алты көнлек уку атнасы


Плюслары:

  • Атна дәвамында уку йөкләмәсе тигез итеп бүленә.

  • Аерым уку фәннәрен тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге пәйда була.

  • Авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдәге балаларга шимбә уку – төрле проблеманы хәл итү ысулы (тукланудан башлап аларны күз-колак булуга кадәр).


Минуслары:

  • Укучының бөтен тормышы мәктәпкә багышлана, бу даими киеренкелек, уку теләге юкка чыгу, тотнаксызлыкка китерергә мөмкин.

  • Еш кына шимбә көнне укучылар дәресләрне бер сәбәпсез күп калдыра.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев