ӘБИЛӘР ЧУАГЫ-2020: КАЙЧАНГА КАДӘР ДӘВАМ ИТӘ? ҺӘМ БАШКА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Татастандагы быелгы әбиләр чуагы барысын да шаккаттырды. Ул кайчанга кадәр дәвам итәр? Әлеге сорауга җавап һәм башка кызыклы фактлар әлеге язмада.
Соңгы 145 ел эчендә Казанда моннан да озаграк дәвам иткән әбиләр чуагы бер генә тапкыр булган. Бу турыда Казан федераль университетының метеостанциясе җитәкчесе Мәдинә Шәрипова хәбәр итә:
– Быелгы әбиләр чуагы дәвамлыгы буенча лидерлар рәтендә – икенче урында тора. Иң озын әбиләр чуагы 1974 елда булган. Ул чакта ул 16 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр дәвам итә. Өченче урында 2014 ел. Әлеге елда ул 9-29 сентябрь аралыгында була, - ди ул.
2020 елгы әбиләр чуагы Казанда 23 сентябрь көнне старт алган иде һәм хәзергә кадәр дәвам итә. 5-6 октябрьдә генә бераз салкынайтып алды. Метеорологлар фикеренчә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ялларда салкынайту көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев