БҮГЕН РУС ТЕЛЕННӘН БДИ УЗДЫ. САННАР
Бүген Татарстанда рус теленнән БДИ тапшырдылар. Имтиханны 17,4 меңнән артык кеше бирде.
Бүген, 6 июль көнне, республиканың чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшырды.Татарстанда әлеге дисциплина буенча белемнәрен 17,4 мең кеше сынады. Аларның 16,5е – быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары булса, 606сы – башка елларда тәмамлаучылар, ә 229 кеше – техникум һәм көллият тәмамлаучылар.
Имтихан тапшыру пунктлары Роспотребнадзор таләпләренә туры килә. Моннан тыш, бер көндә бөтен кеше дә тапшырып, нәтиҗәдә, бу бер урында кеше күп җыелуга китермәсен өчен, имтихан ике көн дәвам итәчәк. Бу турыда ТРның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйли.
Аның сүзләренчә, бүген 11 377 кеше имтихан тапшырса, иртәгә аларның саны 7 меңне тәшкил итәчәк.
БДИны уздыру өчен 95 пунктта 1094 аудитория эшләде. Аларның 12се имтихан тапшыручыларның өйләрендә булды. 7 июль көнне 47 пункт эшләчәк һәм 613 аудитория булачак.Бүген 4 891 кеше имтиханны оештыруда катнашса, иртәгә бу эшне 2 863 кеше оештырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев