БҮГЕН МУЗЕЙЛАРГА БУШКА КЕРЕРГӘ БУЛА!
Бүген, 22 гыйнварда, “Казан Кремле” үзенең 26 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм көне уңаеннан, ул кунакларына менә дигән бүләк әзерләгән: Казан Кремленең музейларына бушлай кереп була.
Алар – Татарстанның табигый тарих музее, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге, “Манеж” күргәзмә залы. Музейлар 10.00-18.00 аралыгында эшли.
Мисал өчен, “Эрмитаж-Казан”да “Матисс. Пикассо. Шагал. Искусство Западной Европы 1910-1940-х годов в собрании Эрмитажа”күргәзмәсе бара. Ул 24 майга кадәр дәва итәчәк. Әлеге күргәзмә – 1910-1940 еллардагы Европадагы сәнгатьне күз алдына китерү омтылып карау. Биредә Эрмитажда тупланылган сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән.
Ә “Манеж” залында “Рәссам Әхсән Фәтхетдинов: дустыма хат” күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Ул Татарстан рәссамы, сынчы-монументалист Әхсән Фәтхетдиновның 80 яшьлегенә багышлана. Биредә төрки фольклор, Шәрык әдәбияты, Габдулла Тукай, Равил Фәйзуллин поэзиясе мотивларын да күзәтергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 октября 2026 - 11:51
ТАТАРСТАНДА ПЕДВУЗ СТУДЕНТЛАРЫ МАКСАТЧАН СТИПЕНДИЯДӘН БАШ ТАРТА
-
19 октября 2026 - 15:40
ТАТАРСТАН УКУЧЫСЫ «ИҢ ЯХШЫ ХАТ ДӘРЕСЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР АРАСЫНА КЕРДЕ
-
19 октября 2026 - 10:08
ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Нет комментариев