Белми калма
«Безнең Татарстан»: иң яхшы яшьләр проектларына юл ачык!
“Безнең Татарстан” форумына гаризалар кабул ителә башлады. Димәк, син дә үзеңне сыный аласың дигән сүз. 14-30 яшьлекләр арасында уздырылган форумда яңа проектларны тәкъдим итәргә мөмкин. Аның җиңүчеләре Бөтенроссия яшьләр форумнарына юллама ала. Иң шәп проектлар һәм идеяләрне тормышка ашыру өчен дәүләт ярдәме биреләчәк.
Форумның 9нчы сезонында символик рәвештә 9 мәйданчык булачак: “Инновацияләр территориясе”. “Архитектура территориясе”, “Мәдәният һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Ситуация үзәкләре элементлары территориясе”, “Спорт территориясе”, “Кече Ватан территориясе”, “Гражданлык җәмгыяте” территориясе”.
Әлеге мәйданчыкларда сәясәт эшлеклеләре, Татарстанның эре компанияләре вәкилләре, мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендәге танылган шәхесләр яшьләргә остаз булачак. Алар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Юл хәрәкәте имнлеге” оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов, Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Кәлимуллина бар.
Форумны Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Чара өч этаптан – гаризалар кабул итү кампаниясе, министрлык һәм ведомстволар базасында килеп катнашу этабы һәм иң яхшы проектлар күргәзмәсеннән – торачак. Соңгысында катаншучылар өчен белем бирү программасы да оештырыла.
Катнашу өчен 25 мартка кадәр www.forumtatarstan.com сайтында теркәлергә кирәк.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
Нет комментариев