«БЕЗ ТАРТАРИЯДӘН» ДИГӘН ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ БӘЙГЕ СТАРТ АЛДЫ
«Без Тартариядән» дигән беренче халыкара әдәби бәйге башланып китте. Аны «Миллиард татар» проекты оештыра. Бәйгенең максаты – татар халкы һәм Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру.
Жюри составына танылган язучылар, кинематографистлар, тарихчылар, әдәби журналлар мөхәррирләре һәм мәдәният эшлеклеләре кергән. Бәйгедә 18 яшь тулган авторлар катнаша ала, аларның яшәү урыны мөһим түгел. Эшләрне 2 номинациянең берсендә тәкъдим итәргә була: «Тарихи хикәя» һәм «Фантастик хикәя».
Бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы Илгизәр Вахитов сүзләренчә, төп номинацияләрдән тыш, аерым бүләкләү каралган, киләчәктә сценарий нигезе була алырдай иң яхшы кинематографик текст жюри карары нигезендә билгеләнәчәк. Сайлап алынган хикәяләр бәйгенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә чыгарылырга мөмкин. Приз фонды 180 мең сум тәшкил итә. Бүләк 6 җиңүче арасында бүленәчәк. Эшләр бу елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Нет комментариев