«БЕЗ – 41 ЕЛ БАЛАЛАРЫ» – КАРИЕВТА
«Калеб» – ул иҗат һәм дискуссияләр мәйданы. 18 апрель көнне Кариев театрында күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән «Без – 41 ел балалары» фильмын күрсәтәчәкләр.
1968 елда иҗат ителгән һәм татар әдәбиятына яңалык алып килгән әлеге әсәр буенча төшерелгән фильм татар кинемотографиясенә дә яңа сулыш өстәгәнме? Классик әдәбиятны бүгенге заман яшьләренә фильмнар аша җиткерү ни дәрәҗәдә актуаль? Иҗат төркеме, актёрлар белән фильмны төшерү тарихы, аның «эчке кухня»сы, прокаттагы язмышы, киләчәге хакында фикер алышыначак. Чакырылган кунаклар исемлегендә Миләүшә Айтуганова, Әмир Галиәскәров, Ирек Хафизов, Булат Гатауллин, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфәт Зиннуров, ә чараның модераторы Айваз Садыйров булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев